Шушы көннәрдә Биектау районы Суксу авылыннаң Хакимҗановлар, Фидаил Галимҗан улы һәи Гөлнар Фәрид кызы үзләрнен гаилә юбилейларын билгеләп үттеләр. Гаилә башлыгы Усад спиртзаводында хезмәт куя. Гөлнар 22 ел мәктәптә укытучы вазифасын башкара. Анын укучылары район һәм республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда катнашып югары урыннарга ия булалар.
Хакимҗановлар өч малай тәрбияләп үстерәләр. Олы малайлары Нияз Казан техник авиация көллиятендә белем ала, Азатлары Суксу мәктәбе укучысы, кечкенә Ильяслары балалар бакчасында тәрбияләнә. Бу гаилә үрнәк гаиләләрнен берсесе.