ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

7 нче июньдә Менделеевск шәһәренең ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә  яңа туган 100 нче баланы теркәү булды. Нәни Тимурның бәхетле әти-әнисенә Татарстан Республикасы Президенты һәм район башлыгының котлау открыткалары һәм  шулай ук  истәлекле бүләк тапшырылды.

Лениногорск шәһәре халкы "Балаларны яклау" көнен шәһәребезнең М. Горький исемендәге паркта бик зурлап үткәрелде. Бәйрәмне башлап шәһәр башлыгы Рягат Хөсәинов килгән кунакларны котлады һәм ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырды. Шулай ук бәйрәмдә чираттагы коляскалар конкурсы уздырылды. Беренче тапкыр бу конкурс 2011 елда үткәрелеп шәһәребез халкына бик ошап китә.

12 июньдә безнең илебез мөһим бәйрәм – Россия көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм Борис Ельцин указы белән 1994 елда Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты Декларациясе кабул ителгәннән бирле билгеләп үтелә. 2002 нче елга кадәр шундый исем, аннары Россия көне дип кенә йөртелә башлый.

Шушы бәйрәм алдыннан Кукмара районы ЗАГС бүлегендә беренче паспорт тапшыру тантанасы булды. Алты яшүсмергә төп документны Кукмара район Советы аппараты җитәкчесе Гаянова Резедә Нурислам кызы тапшырды.

2017 елның 7 июнендә  Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә   Россия  Көне алдыннан Тәтеш икенче номерлы урта мәктәбенең   укучылары белән  (класс җитәкчесе Г.А. Нафигина) очрашу  узды.

ГХАТ бүлеге начальнигы Дианова Лариса Михайловна укучыларга гражданлык акты төзү үзенчәлекләре, гаилә традицияләрен ныгыту буенча үткәрелгән чаралар турында сөйләде. Балалар бик кызыксынып очрашу дәверендә килеп чыккан дискуссиядә катнаштылар.

Бүген, 2017 елның  07 июнь көнне Кама Тамагы районы ГХАТ бүлегендә Татарстан Республикасы Пенсия фонды урынбасар идарәчәсе Сергей Евгеньевич Шашуров катнашында  әле яңа гына кабат сабый туу шатлыгын татыган гаиләләргә тантаналы шартларда Ана капиталы тапшырылды.

2017 елның 7 июнендә никахлашу Сараенда "Гаилә нигезләре" электив курсын уңышлы узган югары сыйныф укучылары өчен, интеллектуаль уен "Брейн-ринг" узды.

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә 2017 елның 500 нче сабые тууы теркәлде. 7 июнь көнне Владислав белән Алевтина уллары Романның беренче документын – туу турындагы таныклык алды. Сабый 3630 гр авырлыкта һәм 57 см озынлыкта дөньяга килде. Гаиләгә зур бәхет, тынычлык, иминлек һәм мәхәббәт телибез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International