ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Әлеге очрашуда һәр авыл җирлегеннән һәм шәһәрдән семья парлары катнаштылар. Алар төрле профессия вәкилләре: укытучылар, табиблар, фермерлар, почта эшчеләре, күпбалалы семьялар һәм башкалар.

Район Башлыгы В.С.Чершинцев барлык катнашучыларны котлады һәм гаилә – ул тормышның иң мөһим өлеше икәнлеген ассызыклады. Шундый нык, сәламәт, балаларына яхшы тәрбия биргән гаиләләр белән районыбыз, республикабыз һәм гомумән илебез горурлана ала.Юкка гына, гаилә – җәмгыятьнең нигезе дип әйтмәгәннәр.

Очрашу бик җылы һәм дустанә шартларда узды.Кайбер парлар үзләренең гаилә бәхете серләре белән уртаклаштылар һәм “Гаилә бәхете сере кайда ул?” дигән төп сорауга  җавап бирделәр.Өстәмә белем бирү үзәге укытучылары һәм укучылары музыкаль программа әзерләделәр. Чара Р.Сафарова башкаруындңа “Родительский дом” җыры белән тәмамланды.

Әлеге чараның кунагы КФУ ректоры И.Р.Гафуров булды.

    Акция Тәтеш муниципаль районында гаилә һәм сәламәтлек елы уңаеннан һәм Республика көне кысаларында  узды.

    Теләгән кеше үзенең гәүдә авырлыгы индексын (озынлык, авырлык), артериаль кан басымын һәм кандагы глюкозаны тикшертә алдылар. Шулай ук төрле авыруларга профилактика һәм сәламәтлек саклауга карата төрле агитацион битләр, брошюралар тараттылар.

     ЗАГС бүлеге белгечләре дә әлеге чараларда актив катнаштылар: район Башлыгы белән очрашуда катнашкан семья парлары чакырылган иде.

Яңа уку елы алдыннан Казан шәһәре Киров районының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе һәм Татарстан Республикасының Россия ФМХИ Казан шәһәре Киров районы бүлеге белән берлектә паспортлар тантаналы рәвештә тапшырылды.

Татарстан Республикасының Россия ФМХИ Казан шәһәре Киров районы Даутов Дамир Камил улы килгән егетләргә һәм кызларга документлар белән кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Киров ЗАГС бүлегенең баш белгече Корнилова Ирина Владимир кызы балаларга гаиләдәге гореф-гадәтләренең мөһимлеге турында сөйләде һәм аларга “Гаилә битләре” дигән белешмә китабын тапшырды.

   2014 елның 28 августында Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә Ана капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды. Буа муниципаль район башкарма комитетының  ГХАТ бүлеге җитәкчесе  Г.М. Хәкимова бәхетле ата-аналарга сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет теләде һәм якынлашып килүче Татарстан Республикасы көне һәм Белем бәйрәме белән котлады. Буа районы Пенсия идарәсе фонды җитәкчесе Р.Г.Залялов әниләргә сертификатларны тапшырып, аларның куллану тәртибен  аңлатты. Шулай ук тантанада Буа шәһәренең ОАО «АИКБ «Татфондбанк» филиалы вәкилләредә катнаштылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Август аенда Байлар Сабасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Татарстан: инновация төбәге мәгарифе» дигән темага мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең чираттагы август киңәшмәсе узды.

Киңәшмә кысаларына кергән чаралар “Профессиональлек, инновацияләр, иҗат, уңыш–федераль дәүләт мәгариф  стандартын сыйфатлы тормышка  ашыруның нигезе” дигән  секция эше белән  районыбызда инде 8 августтан  башланып  китте. Мәгәриф һәм фән министерствасы белән мунипаль мәгәриф оешмалар арасында узара йогынты ясау килешуенә тантаналы кул кую узды.

 

Очрашуда яшь буынга үрнәк булган, җәмгыятькә лаеклы балалар тәрбияләгән,  бер тармакта хезмәт итүче гаилә парлары,авыл һәм республика үсешенә саллы өлеш керткән  гаиләләр чакырылган иде.

  Район башлыгы Альберт Илгизәр улы, илебезнең нигезе булган гаилә традицияләрен саклаганнары, яшь буынга мәхәббәт, тугрылык, ихласлылык кебек кыйммәтләрнең бөеклеген күрсәткәннәре өчен гаиләләргә тирән  ихтирамын һәм рәхмәтен белдерде.

   Тантана концерт номерлары белән үрелеп барды һәм бик җылы атмосферада үтте

      2014 елның 28 августында Буа муниципаль районында беренче тапкыр район башлыгы А.К.Айзетулловның иң яхшы гаиләләр белән тантаналы очрашуы узды. Очрашуга яшь буынга үрнәк булган, җәмгыятькә лаеклы балалар тәрбияләгән “Бриллиант” һәм“Алтын” парлар, шулай ук районда иң күп гаилә стажы булган Гавриловлар гаиләсе, күп балалы гаиләләр чакырылган иде.  Район башлыгы гаиләләргә тирән  ихтирамын һәм рәхмәтен белдерде. Тантана концерт номерлары белән үрелеп барды, бик җылы атмосферада үтте. Бәйрәмгә чакырылган гаиләләргә истәлеккә бүләкләр тапшырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International