ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2014 ел
чәршәмбе

      Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Баулы шәһәр балалар Үзәк китапханәсе кунакка  “СемьЯ” социаль приютында тәрбияләнүче балаларны кунакка чакырды. Чара  бәйрәмнең тарихы, Петр һәм Феврония мәхәббәте,  “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале турындагы әңгәмә белән башланды.

      Балалар бәйрәмнең символы булган ромашкалар ясап, аның һәр таҗына иң изге теләкләрен яздылар.

      Бәйрәм мультфильм  карау, уеннар, җыр һәм бию белән тәмамланды.

«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне уңаеннан Апас муниципаль районында яңалык кертелде. Хәзер һәрбер яшь гаиләне район  башлыгының котлавы һәм бүләге көтә. Әлеге котлау һәм истәлекле бүләккә беренчеләрдән булып Көлкәш авылы егете Дамир Мурзин белән Чәтбаш авылы кызы Наилә Нәҗмиевалар ия булды. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова яшь парларны район Советы һәм башкарма комитеты, район башлыгы исеменнән никахлашу көннәре белән котлады. Районда үрнәк, тату гаилә булып яшәүләрен  теләде.
2014 нче елның 8 нче июле Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре өчен мәңгегә истә калыр, мөгаен. Илебез халкы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итүе белән генә түгел, ә Язылышу сараеның үз тарихында иң яшь клиентын кабул итүе белән дә. 5 нче июлдә туган кечкенә Дарина, әти-әнисе белән иң беренче документын алырга килде.

      8 июль – гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Бу бәйрәм 2008 елдан бирле Россияда билгеләп утелә. Шул уңайдан, 2014 елның 8 июле - Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты Яков Шаехович һәм Татьяна Васильевна Палей гаиләсен билгеләп үтте. “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” медален шәһәр башлыгы Александр Васильевич Тыгин тапшырды, “Барлык уңышларыбыз, шатлыкларыбыз гаиләнең татулыгына турыдан-туры бәйле” дип җылы сүзләр җиткерде. 33 ел бергә тормыш юлы узган гаиләгә бәхетле һәм тигез тормыш теләп бу көннең символы - акчәчәк бәйләме белән котладылар.

      Гаилә, мәхәббәт һәм тугырылык көнендә Ютазы районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында олы бәйрәм - конкурс  үткәрелде. Тантанага 4 пар чакырылды, алар - 25 ел, 20 ел, 15 ел һәм 1ел яшәгән бәхетле семьялар. Конкурста катнашучыларга көч бирергә аларның туганнары дуслары килде һәм җырлы-биюле конкурсларда барсы да бик теләп катнаштылар. Бәйрәм азагында барсына да бүләкләр тапшырылды.

Форум 2 июльдә “Корстон” үзәгендә оештырылды. Бу зур җыелышта Татарстан Республикасы президенты Р.Н.Миннеханов, Россия Дәүләт Думасының Бердәм Россия фракциясе җитәкчесе В.Васильев катнашты. Форумны ачып җибәргән Татарстан Дәүләт җитәкчесе Ф.Х.Мөхәммәтшин алга куйган бурычлар, киләчәк сайлаулар турында сөйләде. Форумда Алабуга районыннан 46 делегат катнашты. Делегатлар составында партия члены, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М.Григорьева да бар иде.

Бәйрәмдә Наумовлар гаиләсе, Сергей Васильевич hәм Антонина Афанасьевналар катнашты. Бу гаилә 59 ел инде  гаилә учагын саклап,үрнәк булып бергә яши. Алар 7 бала тәрбияләп, хәзерге вакытта үзләренең яратуларын 8 оныкка hәм 7 оныкчыкка бүләк итәләр.Шулай ук  бу бәйрәмдә 3 күп балалы гаилә дә катнашты. Аларга медалне, сертификатлар hәм йомшак уенчыкларны Лаеш муниципаль районы Исполком җитәкчесенең беренче урынбасары  Гөлнара Хәкимулловна Шарипова тапшырды.
2014 елның 8 июлендә Зәй муниципаль районыннда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне үтте. Тантаналы чарада бергә мәхәббәттә һәм ризалыкта торган өч гаилә катнашты. Аларга бәйрәм билгесе итеп ромашка букетлары бирелде. Зәй шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Максимов С.В. котлау сүзләрен барлык гаиләләргә әйтеп үтте һәм Валиевлар гаиләсенә  “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырды. Бәйрәмдә мәдәният хезмәкәрләре тарафыннан матур җырлар яңгырады.

      Алар: 60 ел бергә гомер иткән Петр Ксенофонтович һәм Александра Григорьевна Куприяновлар, Николай Демьянович һәм Валентина Михайловна Петровлар, 50 еллык юбилейларына килгән Евгений Борисович һәм Анна Тимофеевна Бельскийлар, Наиль Исмагилович һәм Фирая Калимулловна Вәлитовлар, Фигус Габдрахманович һәм Лена Рәхимовна Файзуллиннар, Фәрид Әхмәдуллович һәм Миләүшә Хикматовна Ибатуллиннар иде.

      Бу юбилярлар гаҗәп дәрәҗәдә кызыклы хезмәт юлын үткәннәр, хөрмәткә лаеклы булып, шундый ук балалар үстергәннәр, оныкларын тәрбияләүдә булышалар. Аларны котларга балалары, оныклары, дуслары һәм туганнары килгән иде. Бәйрәм жылы, дусларча атмосферада үтте. Бу парларга Казан шәһәре Мэрының котлау адресы, акчалата бүләк һәм чәчәкләр тапшырылды.

           8 июль көне  Введенский Бистәсе авыл җирлегенең мәдәният йортында танатаналы чара  булды. Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдинов 40 ел  бергә кулга кул  тотынып, уйны уйга ялгап гомер кичерүче ирле-хатынлы Александр Николай улы белән Галина Федор кызы Алексеевларны кайнар котлады, юбилярларга матур теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International