Югары Ослан муниципаль районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2014 елның 9 июле, чәршәмбе
8 июль көнне  Введенский Бистәсе авыл җирлегенең мәдәният йортында танатаналы чара  булды. Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдинов 40 ел  бергә кулга кул  тотынып, уйны уйга ялгап гомер кичерүче ирле-хатынлы Александр Николай улы белән Галина Федор кызы Алексеевларны кайнар котлады, юбилярларга матур теләкләрен җиткерде. Бу матур гаиләгә районыбыз башлыгы Марат Зиатдинов “Мәхәббәт һәм тугрылык” медален, Россия Федерциясенең Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен оештыру бүлегенең мактау кәгазен,  истәлекле бүләген тапшырды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова да Алексеевлар гаиләсен,чакырылган кунакларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерде.  Бу матур, үрнәк гаиләгә авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Морозов, Введенский Бистәсе мәктәбе директоры Сергей Никифоров, авыл  халкы, туганнары һәм якыннары матур теләкләрен әйттеләр. Районның мәдәният йорты талантлары, мәктәп укучылары аларга багышлап үзләренең матур җыр-биюләрен бүләк иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International