2014 елның 8нче июлендә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көне уңаеннан Казан никахлашу сараенда «алтын» һәм «бриллиант» юбилейларын билгеләп үтүче парларны котлау тантанасы үтте

2014 елның 9 июле, чәршәмбе

      Алар: 60 ел бергә гомер иткән Петр Ксенофонтович һәм Александра Григорьевна Куприяновлар, Николай Демьянович һәм Валентина Михайловна Петровлар, 50 еллык юбилейларына килгән Евгений Борисович һәм Анна Тимофеевна Бельскийлар, Наиль Исмагилович һәм Фирая Калимулловна Вәлитовлар, Фигус Габдрахманович һәм Лена Рәхимовна Файзуллиннар, Фәрид Әхмәдуллович һәм Миләүшә Хикматовна Ибатуллиннар иде.

      Бу юбилярлар гаҗәп дәрәҗәдә кызыклы хезмәт юлын үткәннәр, хөрмәткә лаеклы булып, шундый ук балалар үстергәннәр, оныкларын тәрбияләүдә булышалар. Аларны котларга балалары, оныклары, дуслары һәм туганнары килгән иде. Бәйрәм жылы, дусларча атмосферада үтте. Бу парларга Казан шәһәре Мэрының котлау адресы, акчалата бүләк һәм чәчәкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International