ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2014 ел
сишәмбе

      8 июль көнне Ютазы районында Иске Урыссу авылында яшәүче Аминовлар семьясына “Мәхәббәт һәм тугырылык” медале тапшырылды. Накия Заляевна һәм Җәүдәт Идиятович кулга кул тотынышып 55 ел мәхәббәтләрен саклап бәхетле гомер юлыннан атлыйлар. Аларны котларга бәйрәмгә балалары һәм оныклары да килде.

  Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Бөтенрәсәй Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медальләренең тапшыру тантанасы булып узды. Быел Түбән Кама муниципаль районында әлеге медальгә дүрт гаилә тәкъдим ителгән иде. Шушы араларда гына  зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче Миргасыйм абый белән Гөлсинә апа Мусиннар  әлеге уңайдан оештырылган бәйрәмгә өч уллары, киленнәре, биш оныклары белән килгән иде. Миргасыйм абый да, Гөлсинә апа да егерме биш ел буе Түбән Кама Нефтехим акционерлык җәмгыятенең төрле подразделениеләрендә хезмәт куйганнар. Әле бүген дә инде күптән лаеклы ялда булуларына карамастан, элекке хезмәттәшләре аларга киңәшләшергә килгәли. Медальгә лаек тагын ике гаилә – Гаязовлар һәм  Тойминцевлар гаиләләре шәһәребездә бик иҗади һәм бердәм гаиләләр буларак билгеле. Рәмилә ханым Гаязова озак еллар буе “Яшьлек” җыр һәм бию ансамбленда җырлады,  бүген ул “Кайтаваз”  ансамбленең солисткасы. Гаязовларның ике уллары Ильнур һәм Динар баянда уйный, шигырьләр яза. Тойминцевлар гаиләсе исә Түбән Камада гына түгел, Татарстанда, хәтта Рәсәйдә дә билгеле. Аларның кызлары Алена  - дөньяның вокал буенча гранд-чемпионкасы, джаз-вокал буенча педагог, “Голос” проектында катнашып бөтен илгә танылган җырчы. Медальгә лаек тагын бер гаилә  - Глушихиннар гаиләсе  - Иске Чишмә авылында яши. Михаил Сергеевич белән Мария Алексеевнага әлеге медаль 12 июль көнне тапшырылачак.  

2008 нче елдан башлап Түбән кама муниципаль районында барлыгы 12 комплект “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен”  медале тапшырылды.  

Әгерҗе шәһәрендә 2014 елның 8 июлендә “Лкомотив” стадионында “Коляскалар парады” узды. Ул гаилә коненә багышланды. Парадта 52 коляска катнашты. Аналар һәм балалар уз куллары куллары белән ясалган эшләрен халыкка һәм жюрига курсәттеләр. Нәрсә генә ясамаганннар алар. Монда торле-торле машиналар, тарантас булән атлар, дияләр, филләр, самолетлар, чәй остәле, чәчәкле алан, кимә, хәтта “Эшлекле балык” концерва банкасы . Жюрига беренче урын билгеләргә бик авыр булды, шуна курә өч гаиләгә буленде.

 

      “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне уңаеннан Балтач ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре  район үзәк шифаханәсендә Рәлиф һәм Сөмбел Гариповлар гаиләсен  көтеп алынган сабыйлары тууы белән котладылар. Гаиләдә бала туу - олы бәхет, шатлык ул. Нәни кызлары бу гаиләгә шатлык-сөенеч алып килсен, киләчәктә  әти-әнисенә ныклы терәк булып, ил-көннәребез өчен игелекле булып үсүен теләп   калабыз!

      2014 елның 8 июль көнендә, “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегенең башлыгы Елена Яков кызы Миннигалямова, сәүдә үзәге “Шифа” үткәрә торган, Бөтенроссия бәйрәменә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә” багышланган чарада катнашты. Лениногорск яшәүчеләренә һәм шәһәрнең кунакларына бәйрәм оештыручылар директор Римма Зәвид кызы Заббарова белән бик күңелле һәм оригиналь бәйрәм программасын хәзерләргәннәр иде.

      8 нче июль көнне ЗАГС бүлеге каршында Мәхәббәт аллеясында тантаналы төстә Мәххәбәт агачын урнаштырдылар. Бу зур миссия ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина һшм шәһәр мэры Рәшит Гариповка йөкләнде. Бәйрәмгә шулай ук 30, 40, 45, 50 ел бергә гомер иткән юбиляр парлар да чакырылган иде. Алар агачка беренче яфракларын беркеткән яшь парларга үзләренең теләкләрен, бәхетле гаилә серләрен җиткерделәр. Мәхәббәт агачы үсеп җимешле булсын өчен Мамадыш шәһәренең күп балалы үрнәк Вахитовлар гаиләсе символик рәвештә су сипте, аларга яшь мамадышлы Ильяс Ибрагимов кушылды. 

      Актүбә бистәсендә, 8 июль көнне, 7 матур, тату, хөрмәтле парларны котлап, бөтен халык җыелды. Нуруллинар, Ситдиковлар, Ишмухамедовлар, Шугатовлар, Пузанковлар, Бурнашевлар, Ахметшинар гаиләсе быел үзләренең “көмеш”, “алтын” һәм “бриллиант” туйларын үткәрәләр. Бәйрәмдә район һәм төп администрция, бергә эшләгән хезмәттәшләре, туганнары, дуслары, культура эшчәннәре аларны котлап киттеләр. Туйдагыча: үбүшү, вальс бию, туй бүләкләре һәм килен букеты бар иде.

      8 июль көнне “Молодая гвардия” членнары урамда һәм төрле организацияләрдә эшләүчеләргә ромашка чәчәге төшерелгән стикерлар тараттылар. Алар кешеләргә Гаилә көне турында сөйләделәр. ГХАТ булегендә һәр килгән кешеләргә символик бүләкләр һәм стикерлар тапшырылды.

Еллар аша тормыш авырлыкларын үтеп, мәхәббәтләрен саклап кала алган ныклы гаиләләр, әлбәттә, хөрмәткә, игътирам һәм үрнәк алуга гына түгел, бүләкләнүгә дә лаек. Мөслим районында да мондый гаиләләр аз түгел, быел “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә районның иң матур һәм ныклы гаиләләреннән берсе – Татар Бүләре авылыннан Мирзаяновлар гаиләсе тәкъдим ителде.

Харис Вагизович һәм Миңлегөл Нурулловна Залаковлар гаиләсенә  “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International