“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне уңаеннан Балтач ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре район үзәк шифаханәсендә Рәлиф һәм Сөмбел Гариповлар гаиләсен көтеп алынган сабыйлары тууы белән котладылар. Гаиләдә бала туу - олы бәхет, шатлык ул. Нәни кызлары бу гаиләгә шатлык-сөенеч алып килсен, киләчәктә әти-әнисенә ныклы терәк булып, ил-көннәребез өчен игелекле булып үсүен теләп калабыз!