Арча шәһәреннән Сәгъдетдиновлар гаиләсе - тугрылык, мәхәббәт һәм хөрмәт үрнәге

2021 елның 18 июне, җомга

Озын һәм бәхетле тормыш кичергән гаиләләр турында ишетү бик күңелле. Шуларның берсе-Арча шәһәреннән Сәгъдетдиновлар гаиләсе. Фидаил Гарәфдинович һәм Роза Хәмитовна бер-берсенә карата хөрмәт һәм ышаныч саклап, бер-берсенә ярдәм итеп яшиләр. Аларның гаиләсе тугрылык, мәхәббәт һәм хөрмәт үрнәге.

Гомер буе ирле-хатынлы медицина хезмәткәрләре булып хезмәт куйдылар. Сәгъдетдиновларның гаилә пары- зур тарихлы хезмәт династиясе вәкилләре буларак да үрнәк.

Арча районы хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина А. М., район ветераннар советы җитәкчесе Хәмидуллина Р.Ш. юбилярларны икеләтә бәйрәм белән котлап, район башлыгы И.Г.Нуриевның котлау хатын, ГХАТ бүлегенең символик бүләген, «Татар милли кухнясы» дигән бүләк китабын һәм чәчәкләр тапшырдылар.

Мондый парларга тигезләнергә һәм көн саен аларның зирәклеген һәм гаилә тормышы сәнгатен өйрәнергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International