Әлмәттә «Минем гаиләм - минем байлыгым» муниципаль бәйгесе

2021 елның 30 мае, якшәмбе

Халыкара гаилә көне кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы Әлмәт бүлекчәсе тарафыннан «Әлмәт хәбәрләре» газетасы мәгълүмати ярдәме белән ГХАТ Идарәсе белән берлектә «Минем гаиләм - минем байлыгым» дигән муниципаль бәйге үткәрелде. Анда мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният системаларының иң яхшы гаиләләре катнашты.

Өч көн дәвамында 25 меңнән артык кеше тавыш бирү барышын күзәтте һәм кызыксынды. Анда 3 гаилә катнашты: табибләр Зәкиевлар гаиләсе, мәдәният йорты Новиковлар гаиләсе, мәгариф Исрафиловлар гаиләсе. Конкурста табиблар Зәкиевлар гаиләсе җиңүче булды, аларга йөзләгән соклану сүзләре, рәхмәт сүзләре һәм теләкләр юлланды, чөнки һәр гаилә хөрмәткә лаек.

Җиңүчеләрне бүләкләү 8 июльдә-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә район башлыгы катнашында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International