Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Актаныш муниципаль районы ГХАТ бүлегендә “Яшь гаилә мәктәбе“ дәресләре уткәрелде

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

14 апрель көнне Актаныш муниципаль районы ГХАТ бүлегендә “Яшь гаилә мәктәбе“ дәресләре уткәрелде. Очрашуның кунаклары – Актаныш №1 нче санлы мәктәбенең 10 сыйныф укучылары булды. Укучылар район ГХАТ бүлегенең эше белән таныштылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр турында сөйләде. Акт язуларының саклану урыны булган – архивның эшчәнлеген аңлатты. Гаилә темасына укучыларның сорауларына җавап бирде. Психолог Ф.З.Шәйгәрданова, Актаныш муниципаль районы имам мөхтәсибе Р.Р.Мортазин катнашында “Ничек бәхетле гаилә корырга?” дигән темага багышланган түгәрәк өстәл янында очрашуда үзләренә бик күп файдалы мәгълумат алдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева кызлар, егетләргә үзенең изге теләкләрен җиткерде, укуларында уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International