Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2021 нче елның 21 нче гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсенең йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

Идарә башлыгы Г.Р. Нигъмәтуллина, Татарстан Республикасы ГХАТ органнары эшчәнлегенә йомгак ясап, 2020 елда 134 136 гражданлык хәле акты теркәлүен, 400 меңнән артык юридик яктан әһәмиятле гамәлләр башкарылуын хәбәр итте.

Татарстан, элеккегечә, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында гаилә-демографик үсеш өлкәсендә иң югары күрсәткечләр күрсәтә. Абсолют сан буенча да, 1000 кешегә исәпләгәндә дә, безнең республика Идел буе федераль округында туу турында теркәлгән актлар буенча беренче урында тора. Шул ук вакытта Татарстанда 1000 кешегә үлемне теркәү саны буенча Идел буе федераль округында иң түбән күрсәткеч теркәлгән.

Татарстан Идел буе федераль округында теркәлгән никахлар саны буенча беренче урында тора. Аерылышучылар саны буенча республика Идел буе федераль округы төбәкләре арасында иң түбән күрсәткечкә ия (1000 кешегә 2,9).

2020 елда ГХАТ органнары эшчәнлегендә мөһим вакыйга булып Гражданлык хәле актларын теркәү бердәм дәүләт реестрын формалаштыру (ЕГР ЗАГС) булды. Кыска вакыт эчендә реестрга 12 млн.900 меңгә якын гражданлык хәле актлары уңышлы тапшырылды.

Россия Президенты В.В. Путин йөкләмәсе буенча ГХАТ органнары тарафыннан 2002-2018 елларда туган татарстанлыларның 800 меңгә якын туу турындагы акт язмалары беренче чиратта җибәрелде. Әлеге җаваплы бурычны тормышка ашыруның төп нәтиҗәсе булып, социаль хезмәт бүлекләренә килмичә һәм кәгазь гаризалар бирмичә, дистанцион режимда балаларга социаль түләүләр бирү мөмкинлеге торды.

Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева, Россия Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары В.Г. Колесников, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Т.П. Ларионова, министрлыклар һәм ведомстволар, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль структуралары җитәкчеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International