Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе «Гаилә» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белән берлектә, Әниләр көне алдыннан «Әни елмаюыннан йорт җылыначак» дигән онлайн – конкурс үткәрделәр.
Конкурста катнашу өчен, катнашучыларга әнинең яхшы кәефе өчен сәбәп булдырырга, аның йөзендә елмаю чакырырга һәм бу хакта кечкенә генә ролик төшерергә кирәк иде. Бәйге Бөтенроссия бәйрәме - Әниләр көненә багышланган иде.
Конкурсның төп максаты - гаилә кыйммәтләре һәм ана булу хөрмәте турында позитив күзаллауларны тарату, заманча технологияләр кулланып гаилә иҗади башлангычларына ярдәм итү.