Гаилә - ул китап. Туй - ул тышлык. Ә тышлыктагы китап, кагыйдә буенча, бер генә! Балалар турында башлык ул китапта кызыл җеп белән бүлеп бирелгән.
05.10.2020, Укытучылар көнендә, Никахлашу сараенда «Гаилә белеме» электрон курсы буенча чираттагы дәрес узды. Педагог-семьевед Екатерина Александр кызы Сиплатова күп профильле көллият студентлары белән «Җаваплы ата-аналык» темасына әңгәмә корды. Студентлар үз гаиләләрендә тәрбия кагыйдәләре белән уртаклаштылар һәм нинди әти-әниләр булачаклары турында хыялландылар.
Әңгәмә барышында педагог балаларны тәрбияләүнең төп өч кагыйдәсен – аралашу, кочаклашу һәм игътибарны аерды. Үзен якланган итеп тою өчен балага көненә 4 кочак кирәк икән. Ә бәхетле булу өчен - 20 кочак!
Дәрес ахырында балалар гаиләнең альбомдагы матур туй фотографияләреннән генә түгел, аңлы рәвештә килергә кирәк булган җаваплы адымнан да башлануын аңладылар.