ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2023 ел
якшәмбе

Рәсми рәвештә ир белән хатын булырга карар кылган пар, үз мөнәсәбәтләрен законлаштырырга һәм ГХАТ идарәсендә аны раслаучы документ алырга тиеш. Тыйнак кына язылышырга теләгән яшь парлар бар, әмма күпчелек никахны тантаналы рәвештә теркәүне сайлый, чөнки гаилә кору көне – ул үзенчәлекле мизгел һәм аның мәңгегә истә калуын тели.

Балтач районында 50, 60 ел иңне-иңгә куеп парлы сукмактан атлаучы гаиләләр бик күп. Алтын туйларын билгеләп узучы гаиләләрне ЗАГС бүлеге тарафыннан рәсми котлау, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкләрен тапшыру безнең районда матур традиция. 2023 елның 07 октябрь көнендә алтын туйларын билгеләп узган Смәел авылында гомер кичерүче Фәния һәм Миңсур Заһидуллиннар гаиләсе дә бүген ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге тарафыннан котлаулар кабул итте.

2023 елның 7 октябрь көнендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы ГХАТ бүлеге тантаналы рәвештә “алтын” юбилярлар, Сергей Степанович белән Нина Степановна Чаптаровлар гаиләсен котлады.


7
октябрь, 2023 ел
шимбә

Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында 7 октябрьдә быел бриллиант туйларны (60 ел бергә яшәү) билгеләп үтүче юбилярларны хөрмәтләү тантанасы узды.

Түбән Камада Бөтенроссия йөклеләр көне билгеләп үтелде. Бәйрәм Салих Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятенең актлар залында узды.

2023 елның 7 октябрендә Балтач районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре «Бөтенроссия тарихи кроссворд» мәгърифәтчелек акциясендә катнаштылар. "Бөтенроссия тарихи кроссворд" мәгърифәтчелек акциясе узды, аны бишенче ел рәттән Мәскәү дәүләт педагогия университеты башлап җибәрде. Педагог һәм остаз елы уңаеннан кроссвордның темалары мәгариф, мәктәп һәм мәктәп тарихлары булды.

7 октябрьдә Бөтенроссия йөкле хатын-кызлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Зәй район үзәк дәваханәсендә йөкле хатыннар катнашында чара узды.

Концертка шәһәрнең һәм районның көмеш яше вәкилләре - төрле тармак ветераннары, шулай ук уртак тормышның алтын юбилярлары чакырылды. Гатиннарның гаилә стажы 50 ел. Шәүкәт Шәфигулла улы колхозда «21 нче Партсъезда» икътисадчы булып эшләгән, соңрак «Красный восток-Агро» бухгалтер булып эшләгән.

2023 елның 7 октябрендә Арча муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында матур гаилә тормышы алып барган зөбәрҗәт туйлары белән Булат Галимуллович һәм Флюра Мөхәрәмовна Галиуллиннар гаиләсен хөрмәтләделәр.

2023 елның 06 октябрендә Балык Бистәсе районының 1 нче гимназиясендә «Гаилә. Гаилә кыйммәтләре» дәресе булып узды, анда ЗАГС бүлеге җитәкчесе Миләүшә Зарипова катнашты. Дәрескә Шәвәлиевлар Рафаэль Мәхмүт улы һәм Наилә Габделхак кзы гаиләсен чакырдылар, алар 2023 елда 50 ел никахлашуны билгеләп үттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International