2021 елда Россия Президенты В.В. Путин Указы белән яңа мөһим бәйрәм датасы – Әтиләр көне билгеләнде! Быел ул 15 октябрьгә туры килә.
Гаилә тормышында әтинең роле төп әһәмияткә ия. Ул - яклаучы, төп таяныч, балалар өчен үрнәк, өлкән буын өчен ышанычлы ярдәм.
Бу көнне махсус хәрби операциядә катнашкан, туганнарыннан һәм якыннарыннан еракта булган ир-атларга аерым рәхмәт сүзләре әйтәсе килә.
Кадерле әтиләр! Көчле, ышанычлы, кайгыртучан булыгыз. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез. Балаларыгыз өчен һәрвакыт горурланырлык сәбәп булсын, ә алар сезнең лаеклы үрнәгегезгә иярергә теләсеннәр!
ГХАТ идарәсе башлыгы Г.Р. Нигъмәтуллина