Баланың әтисе белән беренче очрашуының бәхетле мизгелләре. Бүген, әтиләр көне алдыннан, ГХАТ идарәсе башлыгы Гүзәл Сәгытова балаларын каршы алырга килгән әтиләрне шәхсән котлау өчен Түбән Кама бала тудыру йортына барды. Туу турында таныклыктан тыш, барлык әтиләр дә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның котлау адресын алдылар.
Бу вакыйга сюрпризларсыз калмады. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Түбән Кама муниципаль районы буенча җәмәгать ярдәмчесе Чулпан Ульданова һәр гаиләгә яңа туган балалар өчен "Бала сандыгы" тартмасын бүләк итте.