Тормышта вакытының күп өлешен һәр кеше гаиләдә үткәрә. Нәкъ менә гаиләдә тәрбия, дөньяны кабул итү нигезләре һәм, әлбәттә инде, шәхес формалашу нигезләре салына. Гаилә - һәр кешенең тормыш юлының ныклы нигезе ул.
Әтиләр көне уңаеннан Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының архив һәм ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Сарман гимназиясенең 8нче сыйныф укучылары белән «Гаилә ул фән» темасына класс сәгате үткәрделәр.