Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2019 ел башыннан 777 нче сабый теркәлде. Дарья Романова юбилейлы сабый булды.
2019 нчы елныӊ 20 нче сентябрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә көтелмәгән чәй эчүләр үткрелде.
Яр Чаллы шәһәре заманча, креатив һәм позитив кешеләр белән тулы! Ә никахны теркәү, туй - ул хыялларга ирек бирергә мөмкин булган урын һәм вакыт! 2019 елның 20 сентябрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантана сараенда Руслан һәм Резеда Хәмиевларның гадәти булмаган никахларын теркәү тантанасы узды.
2019 елның 20 сентябрьдә Кама Тамагы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Ленар һәм Эндже Хисматуллинарның язылышу тантанасы булды.
Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә бу елда икенче бер үк фамилияле пар никахларын рәсми рәвештә теркәде. Бу Сергеев Виталий Юрий улы белән Сергеева Татьяна Геннадий кызы, бу – сирәк очракларның берсе.
19 сентябрь көнне Бөгелмә шәһәре Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә кадет мәктәбе укучылары өчен гаилә нигезләре дәресе узды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Ивановна Демченко балаларны ГХАТ органнары эшчәнлеге белән таныштырды.
Бүген, 19 сентябрьдә Халыкара смайлик көне билгеләп үтелә! Үз фикереңне төгәл итеп җиткерү өчен кешелек зур эволюцион юл үткән, смайликлар юлы белән электрон аралашу шуның нәтиҗәсе булып тора. Нәкъ менә шушы символлар кешегә әңгәмәдәшенә үз сүзләренең төгәл мәгънәсен җиткерергә ярдәм итә.
2019 нчы елныӊ 19 нчы сентябрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 15 пар теркәлде.
«Матур йола» датасында – 2019 елның 19 сентябрь көнне – Зәй ГХАТ бүлегендә 4 пар никахларын теркәгән. Никах теркәү датасын яшь парлар бөтен җаваплылык, игътибар белән сайлыйлар.
2019 елның 19 сентябрендә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә язылышу турында дүрт йөзенче акт теркәлде. Юбилей парлары Оксана һәм Андрей Скорняковлар булдылар.