03.12.2019 Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Сингатовлар гаиләсенә җиденче бала туу теркәлде. Әти-әни кызын Эмилия дигән матур исем белән атаганнар. Латин теленнән тәрҗемә иткәндә ул «көчле», «тырыш», «нык» дигәнне аңлата.
Мамадыш районы ГХАТ бүлеге елның унберенче аена нәтиҗәләр ясады. Шулай итеп, ноябрь аенда Мамадыш ГХАТ булегендә 23 туу очрагы теркәлгән: елның унберенче ае районыбызга 7 малай һәм 16 кыз бүләк итте. Туган сабыйларның алтысы – гаиләдә көтеп алынган беренче балалар булса, тугызы – икенче, җидесе – өченче, 1 бала – алтынчы булып аваз салган. Иң яшь әнигә 20, ә иң яшь әтигә 24 тулган. Иң өлкән әнигә 41, иң өлкән әтигә – 40 яшь.
2019 елның унбер ай нәтиҗәләре буенча Балык Бистәсе районының ГХАТ булегендә туу турынды 92 акт теркәлде. Туган сабыйларнын – 52 малай, 40 кыз. 92 баланың егерме алтысы гаиләдә беренче булып, утыз бере – икенче булып, тагын 28 – оченче, 7 – дүртенче бала булып туган.
Мөслим муниципаль районы ГХАТ бүлеге 2019 елның 11 аена йомгак ясады. Нинди саннар сөендерде, ә кайсылары борчыды соң?
Көннәрендә Казан шәһәрендә Бадминтон үзәгендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасының 2019 елгы бадминтон буенча йомгаклау уеннары булып узды. Спартакиадада Татарстан Республикасының 16 муниципаль районы катнашты.
Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә истәлекле вакыйга – шәһәрнең күп балалы гаиләсен – Хаҗиәхмәтовлар гаиләсен хөрмәтләү булды. Илнур һәм Сөембикә Хаҗиәхмәтовлар гаиләдә өченче һәм дүртенче бала булып дөньяга килгән үзләренең игезәкләренең Адель һәм Радельның беренче документларын Азнакай район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов кулларыннан алдылар.
2019 елның 1 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре ноябрь аенда туучылар санына йомгак ясадылар.
Бала туу – һәрбер гаилә өчен бәхет!ь2019 елның ноябрь аенда Әлмәт шәһәрендә 207 бала дөньяга килде. Алар арасында 93 малай һәм 114 кыз.
Виктор Борисович һәм Любовь Ивановна Пылевлар менә 40 ел инде тормыш юлыннан кулга-кул тотынышып баралар. Икесе дә – хезмәт алдынгылары, Виктор Борисович 20 ел төсле металл эшкәртү заводында, Любовь Ивановна 28 ел дару ясау фабрикасында намус белән эшләгән. Алар кызларына яхшы тәрбия биреп, 2 онык һәм 3 оныкчыкны үстерүдә үзләреннән зур өлеш кертәләр.
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Васильево шәһәр тибындагы бистәсендә бриллиант юбилярларны - Демидовлар Николай Иванович һәм Аси Алексеевнаны котладылар.