ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Ирекле ирләр һәм ирекле кызлар, 17 октябрь көнне 17.30 сәгатьтә Казанда «Гаилә» мәчетенең банкетлар залында инде традициягә әверелгән «Син һәм Мин» танышу кичәсе була, анда Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән ялгыз йөрәкләр бер-берсен таба.


8
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Түбән Кама шәһәре ГХАТ Идарәсендә Педагогика көллиятенең 2 курс студентлары өчен Гаилә белеме дәресе узды.

Педагог Головинова Наталья Евгеньевна гаиләнең җәмгыятьнең төп институты буларак әһәмияте, гаилә кыйммәтләре, балаларны тәрбияләүдә әти-әнинең роле турында сөйләде.


4
октябрь, 2024 ел
җомга

Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараеның тантаналар залында нәкъ 20 ел элек шушы ук залда гаилә корган Вәлиуллиннар Айрат һәм Гүзәл гаилә тормышының юбилеен билгеләп үттеләр.

2024 елның 4 октябрь көнендә Балтач районында өлкәннәр көне багышланган тантаналы чара узды. Күркәм бәйрәм чарасы барышында да олы тормыш тәҗрибәсенә ия өлкәннәребезгә карата бик җылы сүзләр, ихлас теләкләр, рәхмәт сүзләре күп әйтелде.


2
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараеның тантаналар залында Камил Нургали улы һәм Мәдинә Фәиз кызы Ситдыйковлар, Василий Николаевич һәм Мария Андреевна Обшаровлар, Валерий Иванович һәм Флюра Хундияр кызы Петровлар, Александр Иванович һәм Наталья Петровна Веселовлар, Владимир Михайлович һәм Валентина Васильевна Колупаевлар гаиләләренең юбилярлар парады узды.


1
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

1 октябрь көнне Байлар Сабасының “Ильвина” ресторанында традицион чара - 50 һәм 60 яшь ел бергә яшәүче парларның "Алтын һәм Бриллиант" юбилейларына багышланган тантана үтте.


30
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

2024 елның 23 сентябрендә нурлатлылар тарафыннан Аксубай районына «Россия йөрәге» гаилә учагы капсуласы тапшырылды.

Җиде көн "Россия йөрәге" Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә булды. Теләге булган һәркем гаилә учагының җылысына кагыла алды. ГХАТ бүлеге, район мәдәният йорты, Аксубай туган якны өйрәнү музее белгечләре әлеге истәлекнең Аксубай районында булуына багышланган чаралар үткәрделәр. 


27
сентябрь, 2024 ел
җомга

2024 елның 23 сентябреннән «Россия йөрәге» гаилә учагы капсуласы Аксубай районында урнашкан. Биш көн эчендә Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегенә 100 дән артык кеше килде.

2024 елның 26 сентябрендә Яр Чаллы Тантаналар сараенда Россия Федерациясе гражданы паспортын тапшыру тантанасы булды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев тантаналы рәвештә 20 яшь гражданга паспорт тапшырды.


26
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Яңа 2024 уку елыннан Россия мәктәпләрендә укучылар өчен яңа фән — «Гаилә белеме» барлыкка килде. Бүген, 26 нчы сентябрь көнне, Урыссу 2 нче урта мәктәбенең 10-11 сыйныф укучылары өчен «Гаилә белеме» дәресе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International