Яшел Үзән ЗАГС бүлегендә ирле-хатынлы Гомәр Гыйсмәтулла улы белән Равилә Газиз кызы Сәфиуллиннар да, 65 ел бергә яшәгәннән соң, яңадан бер-берсенә мәхәббәтләрен һәм тугрылыкларын белдерделәр.
Тимер туй - хөрмәтле дата. 65 ел гомерләрен бер-берсенә багышлаган кешеләр чын ихтирамга лаек. Ничә еллардан соң алар элеккечә бер-берсенең кадерен беләләр.
Ирле-хатынлы Сәфиуллиннар 65 ел тату яшәгәннәр, ике бала үстергәннәр, 4 оныклары, 5 оныкчыклары бар. Мактау грамоталары күп, икесе дә сугыш чоры балалары һәм хезмәт ветераннары. Бу бик шат күңелле һәм оптимист пар.
Гомәр Гыйсмәтулла улы һәм Равилә Газиз кызы 65 ел бергә яшәгәннән соң мактаулы юбилярлар китабына үз имзаларын куйдылар. Тантанада барысы да булды: балдаклар, чәчәк бәйләмнәре, туй биюе һәм истәлеккә фото.
«Тимер» ир белән хатынга озак елларга нык сәламәтлек, иминлек, гаилә учагына җылылык телибез.