Балтач районы укучылары "Безнең геройларга"акциясенә кушылдылар.
Балтач районының беренче паспортларын алган яшь гражданнары геройларыбызга багышланган акциядә катнаштылар, аны Татарстан Республикасының барлык ЗАГС бүлекләре үткәрә. Бу үсү символы гына түгел, ә илебезне һәм кыйммәтләребезне саклаучыларга рәхмәт белдерү мөмкинлеге дә. Һәр хат – ул адресатларга һичшиксез барып җитәчәк һәм аларга җылылык һәм шатлык бүләк итәчәк ихлас рәхмәт сүзләре.
Барлык яшь гражданнарны паспорт алулары белән котлыйбыз һәм аларга үз районыбыз һәм илебез тормышында актив катнашуларын телибез. Әйдәгез бергәләп безнең геройларга ярдәм итик.