«Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз»

2025 елның 11 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова Казанның «Гаилә» мәчете, ТР мөселманнары Диния нәзарәте, ТР архив эше буенча Дәүләт комитеты, ТР министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе, ТР нотариаль палатасы, РФ мөселман эшкуарлары ассоциациясе, Бөтендөнья татар конгрессы «Милли шура»сы белән берлектә оештырылган «Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз» конкурсына багышланган матбугат конференциясендә катнашты. Ул үз чыгышында әлеге бәйгенең әһәмияте хакында әйтеп узды: «Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» проектын бүгенге көндә аеруча да кирәкле дип саныйбыз. Чөнки буыннар арасындагы элемтәләрне ныгыту һәм яшь буынга гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз, традицияләребез рухы белән сугарылган мәгълүматны, тарихны җиткерү өчен кирәкле ул. Васыятьнамә — ул үгет-насыйхәт, амәнәт, киңәш бирүне үз эченә ала. Элек-электән без әби-бабаларыбызның киңәшләрен буыннан буыннарга саклап алып килеп җиткергәнбез. Элеккеге кешеләрнең, тормыш тәҗрибәсенә нигезләнгән киңәшләре төпле акыога нигезләнгән. Элеккеге кешеләрнең тормыш-көнкүреше, яшәеше табигать белән тыгыз бәйләнештә булган. Алар тормыш фәлсәфәсен күз алдында тотып, тормыш тәҗрибәсенә таянып, үз башларыннан кичкән вакыйгаларга карап нәтиҗә ясап алдагы буыннарга үз киңәшләрен, амәнәтләрен калдырганнар. Бу проект алга таба да яшәсен. Актив рәвештә катнашып үз эшләрегезне җибәрегез.

 

Безнең республика ЗАГСлары да халык гореф-гадәтләрен искә алган чаралар оештыра. Мәсәлән Чистай районында октябрь аенда ЗАГС белән берлектә «Ак калфак» һәм Ислам дине үзәге белән берлектә бишек җырларына багышланган чара узды. Бишек җырларының тарихи әһәмияте, энергетикасы, йогынтысы, бишек җырлары аша анадан балага бирелә торган җан җылысы, тәрбия турында сүз алып барылды.

 

Мамадышта Кыз озату йоласын уздырдык. Чынлыкта кияүгә чыгачак кыз һәм кияү катнашында узган әлег ечара да бик әһәмиятле. Бу чараны уздырганда тарихчылар, фольклорчылар һәм этнографлар мөрәҗәгать иттек. Чигүле мендәрләр, кыз бирнәсенең сандыгында булырга тиешле әйберләр, дус кызларның әзерләшүе, бирнә мирасын чигеп әзерләшүнең вак үзенчәлекләренә кадәр күрсәтелде. Кызның әти-әнисенең матур теләкләре, киңәшләре яңгырады.

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсендә Татарстан китап нәшриятында чыккан «Татар гаиләсе: гореф-гадәтләр һәм йолалар» китабының презентациясен сәхнәләштереп үткәрдек. Әлеге китапта бер бүлек шулай ук бишек җырларына багышланган.

 

Никах теркәгәндә кайбер яшьләребез үзләре дә туй йолаларын искә алып, милли киемнәрдән киләләр яки туй костюмнарын милли элементлар белән баетып киенәләр. Балага исем таныклыгын тапшыру тантансы вакытында да ЗАГС хезмәткәрләре яшь әти-әниләр белән балага кушылачак исем хакында сөйләшә. Гомумән, хәзерге заман кешеләре үткәннәрдән мирас булып килгән гореф-гадәтләр, тормыш-яшәеш үзенчәлекләренә игътибарлы булырга тырыша. Һәм бу күренеш халыкның үткәненә, тарихына, әби-балалар рухына игътибарлы, ихтирамлы булуын тагын бер кат исбатлый", - дип билгеләде Эльвира Әхмәтова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International