ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2020 ел
шимбә

26 сентябрьдә аксубайлылар Бөтендөнья «Татарча диктант» белем бирү акциясендә катнаштылар.

2020 нче елның 26 сентябрь көнне  Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә юбиляр парны котладылар. Бәйрәмгә 50 ел бергә гомер кичерүче Петровлар Николай Николай улы Һәм Надежда Иван кызы гаиләсе чакырылган иде.


25
сентябрь, 2020 ел
җомга

24 нче сентябрь көнне Ютазы районы Ютазы авылында яшәүче Королевлар гаиләсе  Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Дәүләт Советына  Юлламасын тәкъдим итүдә катнашты. Александр Евгеньевич һәм Татьяна Владимировна 4 баланы тәрбиягә алган гаилә.

25 сентябрь көнне район үзәк хастаханәсендә 100-нче сабыйны тантаналы рәвештә бала тудыру йортыннан каршы алу булды. Гадил һәм Гөлия Гарифуллиннар гаиләсендә икенче бала - уллары туды, аны матур исем белән Данис дип атадылар.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында «Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре Шәяздановлар гаиләсен котладылар. Бүген Артур Альберт улы һәм Лиана Рөстәм кызы 10 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.


24
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бәхетле әти белән әни Өтернәс авылында яшәүче Гөлназ белән Дилүс Зариповлар. Бәхетле гаиләне тагын да тулыландырып, үсеп килүче ике кызлары Динә белән Адилә  янына кечкенә уллары Данир да өстәлде.

21 – 23 сентябрьдә башкарма комитетның ГХАТ бүлегенең әйдәп баручы белгече Светлана Александровна Иванова Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программасы буенча «Гражданлык хәле актларын теркәү» темасы буенча укулар уздырды.

Чираттагы тапкыр Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре никахлашу сарае базасында Чистай шәһәре «16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучылары белән гаилә нигезләре дәресе үткәрделәр.

      Иске Шәйморза авылында гомер итүче Солтания Әдиҗан кызы Әхтәмова 24 сентябрь көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Истәлекле дата белән аны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Бикчуров котлады. Ул юбилярга РФ Президенты исеменнән котлау һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды. Иң изге теләкләр теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International