Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне

2020 елның 3 октябре, шимбә

Өлкәннәр декадасында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан ГХАТ компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча телдән һәм язма рәвештә хокукый консультация рәвешендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде. 2020 елның 3 октябрендә Бөгелмә шәһәрендә яшәүче өлкәннәрдән 4 мөрәҗәгать керде.

Шул исәптән 2 мөрәҗәгать Граждан хәле актларын теркәүгә үзгәрешләр кертү белән бәйле, башка мөрәҗәгатьләр кабат таныклыклар һәм белешмәләр бирүгә кагылышлы иде. Барлык мөрәҗәгать итүчеләр үзләрен кызыксындырган сораулар буенча тулы аңлатма һәм консультация алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International