2020 елның 2 октябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре иң популяр ир-ат һәм хатын-кыз исемнәрен атадылар.
Сентябрь аенда туган малайлар арасында Артем алда бара. Кызларның иң популяр исеме-Эмилия.
Түбән Каманың кайбер әти-әниләре үз балалары өчен сирәк исем сайларга булган. Әйтик, яңа туган кызларның берсен Доминика исеме белән атаганнар. Ир-атлар арасында Арон исемен экзотик дип атарга була.