Бөтен илебез Өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан Мамадыш районы ГХАТ бүлеге коллективы да үз ветераннарын тәбрикләп узды. Дания Вәгыйзовна Мөхәмәтшина, Әлфия Мөхәмәтдиновна Сингатуллина, Фәния Салихҗановна Әхмәтшина, Рамзия Гасыймовна Мәснәвиева күрсәтелгән игътибар өчен зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
Шулай ук, Дания Вәгыйз кызына ТАССРның 100-еллыгы уңаеннан истәлекле медале тапшырылды.