"Чаллы сирене"шәһәр сәнгать иҗаты конкурсына йомгак ясалды. Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсе хезмәт ветераны - Гөлшат Марсил кызы Мещанова, "үзешчән рәссамнар" номинациясендә "Тантаналар сарае" картинасы белән I дәрәҗә дипломга лаек булды.
Әлмәт шәһәрендә үткән атнада апрель аенда 42 бала тууы теркәлде. Алар арасында 22 малай һәм 20 кыз. Баланың минималь авырлыгы 1971 гр. тәшкил иткән, ә максималь - 4250 гр. Бу атнаның популяр бала исемнәре – Василиса.
Бәйрәмнәрдән соң булачак яшь парлар өчен традицион шимбә консультацияләре яңартылды. ГХАТ идарәсе белгечләре яшь парларны борчыган сорауларга җавап бирделәр.
Бүген, Екатерина Леонидовна «гаилә хәлен тикшерү» тренингын үткәрде һәм «идеаль» гаилә шаблонының юклыгын күрсәтте – һәр гаилә үзенчәлекле һәм индивидуаль.
2021 елның 22 маенда ГХАТ идарәсе коллективы торак районнар һәм мәгариф оешмалары янында 30 км/сәг тизлекне чикләргә чакыраган "БМО 2021 юл хәрәкәте куркынычсызлыгы глобаль атнасы" акциясенә кушылды.
22 май көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Демченко Элла Ивановна Мостафа Өнҗәл исемендәге татар-төрек лицей-интернатта «Соңгы кыңгырау»га багышланган тантаналы чарада катнашты. Ул чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпне тәмамлаулары белән котлады.
2021 нче елның 21 нче маенда Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Алсу һәм Максим Ковшениннарның никахларын тантаналы рәвештә теркәделәр.
Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елында, «Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында 2021 елның 21 маенда Чистай Никахлашу сараенда үзенчәлекле сценарий буенча татар милли киемнәрендә үзләренең туган телләрендә «алтын юбилярлар» – Гомәр Хәмидулла улы һәм Миннур Котдус кызы Әхмәтовлар котлаулар кабул иттеләр.
2021 елның 21 маенда Татарстан Республикасы Әгерҗе районы ГХАТ бүлегендә иң өлкән пар теркәлде. Кияүгә-84, каләшкә – 71 яшь.
Бүген, 2021 елның 21 маенда, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә шундый 15 пар.