Дуслар! Бәйрәмнәрдән соң булачак яшь парлар өчен традицион шимбә консультацияләре яңартылды. ГХАТ идарәсе белгечләре яшь парларны борчыган сорауларга җавап бирделәр. Гаҗәп тә түгел, чөнки булачак парлар өчен булачак туй аларның тормышында иң мөһим вакыйга булып тора. Һәр пар бу көннең тылсымлы булуын тели.
Бәйрәм алды көннәрендә никахлар теркәгәндә, без Җиңү Монументына чәчәкләр кую традициясе юкка чыгу проблемасын кузгаттык. Консультация барышында белгечләр, булачак яшь парларга аларның бәхет көннендә сугыш вакытында һәлак булганнарны искә алуны ничек мөһим икәне турында искә төшерделәр. Чөнки солдатларның батырлыгы һәм каһарманлыгы аркасында без тыныч һәм аяз күккә иябез.
Моннан тыш, бүген Никахлашу Сараена ЮХИДИ хезмәткәре Ландыш Фәрхетдинова да килде. Ландыш Дамировна булачак парларга территориядә тавыш режимы турында, машина йөртү таныклыгын үз вакытында алыштыру һәм автомобильнең номер билгеләрендә наклейкалар куллануны тыю турында искә төшерде.