ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Гаиләдә сабый дөньяга килүдән дә әһәмиятлерәк чара юктыр кеше тормышында. Райондашларыбыз Айрат һәм Миләүшә Гыйлаҗевлар гаиләсе дә иң бәхетле мизгелләр кичерәләр. Гыйлаҗевлар гаиләсе хәзер күп балалы гаилә статусына лаек.


6
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

 6 сентябрь көнне ГХАТ Идарәсендә яңа уку елында беренче тапкыр «Гаилә белеме» электрон курсы буенча «Гаилә фәне нигезләре» темасына 10 нчы сыйныф укучылары өчен дәрес узды.


5
сентябрь, 2021 ел
якшәмбе

60 ел инде алар тормыш юлыннан кулга-кул тотынышып баралар, өч бала тәрбияләп үстергәннәр, аларда хезмәт сөючәнлек һәм кешеләргә карата игелек, өлкән буынга хөрмәт тәрбияләргә тырышканнар. Юбилярларның биш оныгы һәм биш оныкчыгы бар.


4
сентябрь, 2021 ел
шимбә

Эльза Рафаил кызы һәм Ринат Илсөяр улы Низамовлар гаиләсендә икенче бала, уллары Данияр туды. Беренчесе – кызлары Амелия. ГХАТ бүлеге белгечләре бәхетле әнине котладылар, аңа түземлек һәм ышаныч, ата-ана кайгыртуы һәм мәхәббәт, ә сабыйга – якты юл һәм бөек ачышлар теләделәр һәм беренче хокук билгеләүче документ – туу турында таныклык тапшырдылар.

2021 елның 4 сентябрендә, Чистай шәһәренең 240 еллыгын бәйрәм итү елында, «Демография» милли проектын һәм «Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре Лазаревлар Владимир Иван улы һәм Светлана Алексеевнаны бергә тормыш итүләре белән котладылар.

4 сентябрьдә Яшьләр әңгәмәдә актив катнаштылар, сораулар бирделәр һәм, әлбәттә инде, оештыру мәсьәләләрен хәл итү өчен конструктив җаваплар һәм файдалы мәгълүмат алдылар.


3
сентябрь, 2021 ел
җомга

2021 елның 3 сентябрендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Пьяновлар гаиләсенең алтын туйларын билгеләп үтүче парларны котлау булып узды. Николай Кузьмич һәм Нина Дмитриевна матур һәм энергияле пар, зур һәм тату гаилә үзәге, 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.

Бүген, 3 сентябрь көнне, Биектау муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Вил Сабир улы һәм Венера Зигидулла кызы Миндубаевларны алтын туйлары белән котлау чарасы узды. Менә 50 ел инде ирле-хатынлы Миндубаевлар бер-берсенә ярдәм итеп, бер-берләренә булган мәхәббәтләрен һәм тугрылыкларын саклап, бер-берсенә ярдәм итеп яшиләр.

Туу турында таныклыкны кайда һәм ничек алырга? Балага ике фамилия биреп буламы?

 Бу һәм башка сорауларга 3 сентябрь көнне ГХАТ идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова «Сонатал» исемле имин бала табуга әзерлек мәктәбендә узган чираттагы дәрестә җавап бирде.


2
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Барлыгы 296 малай һәм 250 кыз туды. 2021 елда күп балалы гаилә статусын 137 гаилә алды. Дөньяга килгән иң зур сабыйның гәүдә авырлыгы 4380г, ә иң кечкенәсе - 1810г. Тимур, Егор, Кирилл, Елизавета исемнәре популярлыгын югалтмый. Милек, Айлина, Азиза исемнәре аеруча сирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International