Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе урынбасары «Сонатал» исемле имин бала табуга әзерлек мәктәбендә булачак әниләр белән очрашу үткәрде

2021 елның 17 сентябре, җомга

Бала көтү дулкынландыргыч хәл, бигрәк тә сезнең тормышта бу беренче тапкыр булганда. Белгечләрдән алынган тикшерелгән мәгълүмат әниләр һәм әтиләрнең тормышын гадиләштерә һәм аларның күпчелек борчуларын юкка чыгара.

 17 сентябрь көнне хатын-кызлар консультациясендә «Сонатал» исемле имин бала табуга әзерлек мәктәбендә үткәрелгән чираттагы кереш дәресендә ГХАТ идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Закирова, булачак әниләргә сабый туу турында таныклыкны бала тудыру йортыннан чыкканчы рәсмиләштерү тәртибен аңлатты.

 Исегезгә төшерәбез, «Сонатал» мәктәбе турында тулырак мәгълүматны җомга көнне 10.30 сәгатьтә хатын-кызлар консультациясенең конференц-залында Түбән Кама шәһәре, Шинников пр., 49 адресы буенча алырга мөмкин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International