Бөгелмә шәһәреннән ирле-хатынлы Зоя һәм Фәнис Гайнуллиннар Татарстан Президенты Р. Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Г. Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә оештырылган кабул итү мәҗлесендә катнаштылар

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Гайнуллиннар гаиләсенә быел 30 ел тулды. Фәнис Камил улы һәм Зоя Җәмил кызы гаиләсе бөгелмәлеләргә талантлы укытучылар-фикердәшләр, үз эшләренең остасы буларак яхшы таныш.

Фәнис Камил улы Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, 14нче татар гимназиясе директоры. Зоя Җәмил кызы талантлы педагог, гүзәл хатын-кыз һәм әни. Алар халыкның тарихын һәм традицияләрен саклауга зур өлеш кертәләр. Алар инициативасы буенча гимназиядә бай тарихи материал тупланган, Туган як тарихын чагылдырган 1000нән артык экспонат булган татар халкы тарихы һәм мәдәнияте музее булдырылган. Гайнуллиннар гаиләсендә ике талантлы бала тәрбияләнә. Уллары Артур - "Intel" корпорациясендә программаларны эшләүче булып эшли. Кызлары Юлия –Бауман исемендәге МДТУ инженер бизнесы һәм менеджмент факультетында белем ала, уку отличнигы. Гайнуллиннар гаиләсе гаилә кыйммәтләрен саклау, хезмәт сөючәнлек һәм бер-берсенә тугрылыклы булу үрнәге булып торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International