Хайертдиновлар гаиләсе тантаналы мәҗлестә

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

2021 елның 15 сентябрендә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Г.А. Миңнеханова исеменнән ел саен үткәрелә торган кабул итү мәҗлесе узды. Әлеге тантанада Арча муниципаль районыннан ирле-хатынлы Фарух Минһаҗ улы һәм Гөлнәзирә Габдрахман кызы Хәйертдиновлар катнашты.

Гаилә башлыгы Фәрух Минһаҗ улы-белемле, ярдәмчел, җаваплы һәм тәртипле кеше. Тормыш иптәше Гөлнәзирә Габдрахман кызы - мөлаем һәм зыялы, кайгыртучан ана, иренә тугры юлдаш. Хайертдиновлар гаиләсе - район күләмендәге чараларда, авыл бәйрәмнәрендә актив катнашучылар.

Фәрух Минһаҗ улы һәм Гөлнәзирә Габдрахман кызы ике матур ул тәрбияләп үстергәннәр. Фәрдус һәм Илдус әти-әниләренең төп бурычын үтәделәр: белем алдылар һәм бүгенге көндә дә район иминлеге өчен хезмәт итүләрен дәвам итәләр.

Балалар һәм оныкларның җылысын һәм мәхәббәтен тоеп яшәү, бәхетле һәм нык гаилә төзү -  көндәлек, четерекле һәм авыр хезмәт, ә мәхәббәт һәм җаваплылык - мөнәсәбәтләрнең нигезен тәшкил итә, дип саный Хайертдиновлар гаиләсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International