АМР башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова котлады.
Үзенең котлавында ул сугыш буынының ныклыгын, батырлыгын һәм геройлыгын билгеләп үтте, ветеранга энергия, сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
Иван Александрович ТАССРның Алабуга районы Ананьино авылында туган. 6 сыйныфны тәмамлагач, Иван П. Луговойның «Труд» колхозында төрле эшләрдә эшли, сугыш елларын шунда үткәрә. 1948 елда Магнитогорск шәһәрендә төзелеш эшләре бара. Бераздан туган шәһәренә кайта. Биредә башта милициядә, аннары янгын частендә хезмәт юлын башлый. Гаиләле булган, ике бала туган. Иван Сафроновның гомуми хезмәт стажы 40 елдан артык.
Гомер буе хезмәт дип яшәгән, әле соңгы елларда гына кулыннан эш төшкән 90 яшен тутыручы юбиляр Даинә апа Вафинага Бөек Ватан сугышы елларындагы, сугыштан соңгы чордагы намуслы хезмәте өчен Мәскәү Кремленнән рәхмәт сүзләре белән сугарылган Рәхмәт хаты килде. Илебез Президенты Владимир Путин кул куйган әлеге җылы эчтәлекле хатны юбилярга башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова тапшырды. Әлеге хатны һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлау открыткасы белән истәлекле бүләген үзенә күрсәтелгән хөрмәт билгесе итеп кабул итеп алды Даинә апа. Авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин да юбилярга изге теләкләрен җиткерде.
2018 елның 19 сентябрендә Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 1800 бала туу турында акт теркәлде.
27 август көнне Газизҗанов Рустам Наил улы һәм Екатерина Худойбердий кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Эвелина исеме кушылды.
2018 елның 19 сентябрендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә гимназиянең № 1 11 «А» сыйныф укучылары белән берлектә гаиләне алып бару дәресе үткәрелде.
ЗАГС бүлеге начальнигы Д. Н. Залялова мәктәп укучыларына гаилә кыйммәтләре һәм гаилә тормышына ничек әзерләнергә, ныклы, тату гаилә төзү өчен нәрсәләр белергә кирәклеге хакында сөйләде. Моңардан тыш, укучылар бик теләп Никахлашу йорты, гражданлык хәле актларын теркәү органнары тарихы, демографик күрсәткечләр, бүлекнең функцияләре турында тыңладылар.
7 сентябрь дөньяга Айрат белән Айнур туган көн Биектау районынаң Аюхановлар Руслан һәм Эльмира гаилэсенә бәхет һәм шатлык алып килде. Малайлар яшь гаиләнең өченче һәм дүртенче балалары. Бәхетле ата- ананы ГХАТ бүлеге башлыгы Нурзидэ Җиһаншина котлады. Бу шатлыклы мизгеллэр бәхет һәм сәламәтлек теләп, бүләкләр бирү һәм фотога төшү белән тәмамланды.
Балалар тормыш мәгънәсе булуы турында күп балалы Ниязовлар гаиләсендә ишетеп кенә белмиләр. Биектау районы Усады авылыннан Гыйффәт һәм Рәйсә Ниязовлар сигез бала тәрбияләп үстерәләр: җиде кыз һәм бер малай. Аларның оныклары да бар инде. Ул кече кызының яшьтәше. Ир белән хатын фикеренчә, балаларга дөрес тәрбия бирергә кирәк: мәхәббәт, хезмәт, өлкәннәргә хөрмәт һәм үзара ярдәм итү. Аларны шулай тәрбияләделәр, шулай тәрбиялиләр, гаиләләрендә дә шундый тәрбия булачак. Тату һәм нык гаиләнең бөтен сере шушында.
Программа гамәлгә кергән вакыттан башлап Нурлат районында 4047 ана (гаилә) капиталы тапшырылган. 2596 гаилә аның чараларыннан – тулысынча, 502се өлешчә файдаланган. Нурлатта иң беренче булып ана капиталына тапшырылган сертификат әлегә кадәр кулланылмаган. Ул Конновлар гаиләсенә 11 ел элек бирелгән булган.
Лаеш районының ГХАТ бүлегендә ике игезәк Ульяны белән Яны туулары теркәлде. Балаларның әтисенә туу турында таныклык һәм йомшак уенчыклар тапшырылды. Бу көн әти кеше куңелендә гомерлеккә истәлекле һәм онытылмас хатирә булып калыр.
17 нче сентябрь көнне Тәтеш шәһәрендә яшәүче Фекла Андреевна Мокеева үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне Фекла Андреевнада кунакта район Башлыгы Р.Х.Сафиуллов, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе А.В.Тегулев һәм ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова булдылар. Районы Башлыгы Р.Х.Сафиуллов юбилярны котлап истәлекле бүләк белән хризантемалардан торган көзге чәчәк букетын тапшырды. Юбиляр үзенең гомер бәйрәмен күтәренке күңел белән, матур итеп киенеп каршылый.
Буа районы Иске Борындык авылында 50 ел бергә кичергән парны котладылар. Хәйбулкиннар гаиләсен бу күркәм бәйрәм белән туганнары һәм авыл башлыгы Ирина Валерий кызы Малышева котларга килде. Юбилярларга алдагы тормышта да исән-сау булып, исәнлек-саулык, күнел тынычлыгы, бәхет теләде ул.