Гомер буе хезмәт дип яшәгән, әле соңгы елларда гына кулыннан эш төшкән 90 яшен тутыручы юбиляр Даинә апа Вафинага Бөек Ватан сугышы елларындагы, сугыштан соңгы чордагы намуслы хезмәте өчен Мәскәү Кремленнән рәхмәт сүзләре белән сугарылган Рәхмәт хаты килде. Илебез Президенты Владимир Путин кул куйган әлеге җылы эчтәлекле хатны юбилярга башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова тапшырды. Әлеге хатны һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлау открыткасы белән истәлекле бүләген үзенә күрсәтелгән хөрмәт билгесе итеп кабул итеп алды Даинә апа. Авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин да юбилярга изге теләкләрен җиткерде.