17 нче сентябрь көнне Тәтеш муниципаль районында озак яшәүчене котладылар

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

  17  нче сентябрь көнне Тәтеш шәһәрендә яшәүче Фекла Андреевна Мокеева  үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне Фекла Андреевнада кунакта район Башлыгы Р.Х.Сафиуллов, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе А.В.Тегулев һәм ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова булдылар. Районы Башлыгы Р.Х.Сафиуллов юбилярны котлап истәлекле бүләк белән хризантемалардан торган көзге чәчәк букетын тапшырды. Юбиляр үзенең гомер бәйрәмен күтәренке күңел белән, матур итеп киенеп каршылый.

  Кунаклар юбилярны котлап, алдагы юбилейга кадәр исән-сау яшәвен теләделәр, ләкин Фекла Андреевна көлемсерәп кенә “ Ходайдан ни язгандыр,” диде.Бу, дөрестән дә, шулайдыр.Чөнки һәр яшәлгән көн үзенә күрә бер юбилейдыр.

    Бүгенгесе көндә районда 100 яшен тутыручы ике хатын-кыз яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International