2019 елның 10 январендә Кама Тамагы МР ГХАТ бүлегендә тантаналы вакыйга- Рөстәм һәм Елена Мухамадуллинарның балаларын теркәү булды. Нәни Эмиль гаиләдә өченче бала. Бәхетле гаиләне ГХАТ бүлеге җитәкчесе Халикова Елена котлады.
9 гыйнвар көнне Зәй муниципаль районы башлыгы катнашында аппарат киңәшмәсендә ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфия Вәлишина 2018 елның эшчәнлек йомгаклары турында мәгълүмат белән чыгыш ясады. 2018 ел йомгаклары буенча барлыгы 1607 гражданлык хәле турында актлары теркәлде, шул исәптән 387 – бала туу турында, 251 – никахны теркәү, 195 – аерылышу, 694 – үлем турында, 54 – ата булуны дәлилләү турында. 864 таныклык кабат бирелде, архив фондыннан – 2709 белешмә, 2000 берәмлек корреспонденция эшкәртелде.
Район ЗАГС бүлегендә елның беренче парын аерым тәбрикләү традициясе яши. Быел 2019нче тәүге өйләнешүчеләре булып тарихка Лилия Миначева һәм Илгиз Ахтямов кереп калачаклар. Алар өчен Мендельсон маршы 9 гыйнварда яңгырады. ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиева Ахтямовларның никахларын рәсмиләштереп, беренче гаилә гаилә документларын, тәүге пар буларак, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды.
2019 елның 9 гыйнварында Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә яңа елда беренче булып туган баланы теркәделәр. 8 гыйнварда Константин Петрович һәм и Саида Рашитовна гаиләсендә уллары Алан туды.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова бәхетле әтине ихлас котлады, баланың беренче документын - туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президентының котлау хатын тапшырды.
2019 нче елның 9 нчы гыйнварында Район үзәк шифаханәсенең бала тудыру бүлегеннән тантаналы рәвештә тәүге сабыйны өенә озаттылар. Бу шатлыклы мизгелләрне Байлар Сабасыннан Корбановлар гаиләсе кичерде. Зөлфия һәм Ильясның нәни кызлары 4 нче гыйнвар көнне туа. Аңа “Азалина” дип исем кушалар. Саба муниципаль районы башкарма комитетының Аппарат җитәкчесе Марат Каримов, Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Алсу Шайхутдинова Корбановларны котлап гаилә бәхете, иминлек, тигезлек, ә сабыйга сәламәтлек, бәхетле киләчәк теләде.
2019 нче елның 9 январь көнендә Актаныш районы ЗАГС бүлеге тарафыннан 2019 нчы елның беренче баласын теркәу тантанасы уткәрелде. Бәхетле әти - Маннанов Ильнар Илдар улы хәм әнисе - Маннанова Алия Ринат кызы улларына Алмаз исеме куштылар. Район ЗАГС булеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парны 2 нче балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын куңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп устеруләрен теләде. Яшь гаиләгә уңышлар, матур, күркәм гаиләдә, балаларын игелекле итеп үстерүләрен телибез.
2019 елның 8 гыйнварында Яшел Үзән муниципаль районы Осиново авыл җирлеге башкарма комитетында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды. «Бриллиант» юбилярлар - Кочкешевлар Дмитрий Андрей улы һәм Татьяна Александр кызы. Гаилә-ул тормышта төп таяныч, әхлак, мәхәббәт, хөрмәт чыганагы, җәмгыятьтә тынычлык һәм гармония нигезе.
Ул 7 гыйнвар көнне 18 сәгать 40 минутта Тәтеш бала тудыру йортында дөньяга килде. Буе 53 см, авырлыгы 3килограмм 300 грамм. Сабыйның әти – әнисе Тәтеш шәһәрендә яшәүче Алмаз һәм Алсу Ярмухаметовлар һәм бу сабый алар гаиләсендә өченче бала.
7 гыйнварда 2019 елында Киекле авылында яшәүче Рәгбәр Шакир кызы Хәсәншина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу көнне юбилярны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов, авыл җирлеге башлыгы Рәис Ганиев, балалары килде. Рәгбәр Шакир кызы Татарстан бистәсендә күп балалы гаиләдә туа. Авыр сугыш елларында, үсмер чагында, өлкәннәр белән бергә колхозда эшли башлый.
2019 елда беренче бала хастаханәнең бәби тудыру бүлегендә 2 гыйнварда 16 сәгать 50 минутта дөньяга килде. Районның яңа кешесе – ир бала – 3190 грамм авырлык белән туды, буе - 54 сантиметр. Ул Базарлы Матакта яшәүче Евгений һәм Виктория Баһаветдиновларның өченче балалары. Бәбине Ярослав дип атаганнар. Бу исем “көчле, акыллы” дигәнне аңлата. Бәбине өенә озату тантаналы вакыйгага әверелде.