7 гыйнварда 2019 елында Киекле авылында яшәүче Рәгбәр Шакир кызы Хәсәншина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу көнне юбилярны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов, авыл җирлеге башлыгы Рәис Ганиев, балалары килде. Рәгбәр Шакир кызы Татарстан бистәсендә күп балалы гаиләдә туа. Авыр сугыш елларында, үсмер чагында, өлкәннәр белән бергә колхозда эшли башлый. Алар өчен фронт колхозда була. Үсеп җиткәч туган авылында яшәргә кала. 1952 елда авыл егетенә кияүгә чыга. Ире белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Ул лаеклы ялга чыкканчы гомер буе Ульянов исемендәге колхозда төрле эштә эшли. Юбиляр 9 оныгы, 9 оныкчыгының да җылы карашын һәм мәхәббәт тоеп яши.