2019 нче елның 9 нчы гыйнварында Район үзәк шифаханәсенең бала тудыру бүлегеннән тантаналы рәвештә тәүге сабыйны өенә озаттылар. Бу шатлыклы мизгелләрне Байлар Сабасыннан Корбановлар гаиләсе кичерде. Зөлфия һәм Ильясның нәни кызлары 4 нче гыйнвар көнне туа. Аңа “Азалина” дип исем кушалар. Саба муниципаль районы башкарма комитетының Аппарат җитәкчесе Марат Каримов, Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Алсу Шайхутдинова Корбановларны котлап гаилә бәхете, иминлек, тигезлек, ә сабыйга сәламәтлек, бәхетле киләчәк теләде.