Ул 7 гыйнвар көнне 18 сәгать 40 минутта Тәтеш бала тудыру йортында дөньяга килде. Буе 53 см, авырлыгы 3килограмм 300 грамм. Сабыйның әти – әнисе Тәтеш шәһәрендә яшәүче Алмаз һәм Алсу Ярмухаметовлар һәм бу сабый алар гаиләсендә өченче бала.
Традиция буенча бәхетле әти-әниләрне бала тудыру йортыннан чыгару көнендә котлау өчен район Башлыгы Сафиуллов Рәмис Хатыпович, район больницасының баш табибы .Салаватуллин Р.Р., акушер-гинеколог Гайнуллина Т.А., ЗАГС бүлеге начальнигы Дианова Л.М., матбугатъ вәкилләре һәм туганнары җыелган иде.
Сабый исән-сау һәм бәхетле булып үссен!