Баулы шәһәрендә яшәүче бәхетле Ренат һәм Динара Гареевларның гаиләсендә бишенче уллары Даниэль туа. Халыкта малайлар көчле хатын-кызларга бирелә, диләр. Хатын-кыз көчлерәк булган саен, уллар да күбрәк бирелә. Бу зур гаиләнең әнисе Динара Фәнил кызы көчле хатын гына түгел, ә кайгыртучан әни дә, яхшы хуҗабикә дә. Яңа туган Даниэльның дүрт бертуган абыйсы бар – 10 яшьлек Руслан, 8 яшьлек Динар, 5 яшьлек Радмир, 2 яшьлек Рифат.
2019 нчы елның 4 нче февралендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 55 ел инде кулга кул тотынып бергә атлап, бергә матур мөнәсәбәтләр корып гомер итүче Мартемьянов гаиләсе Михаил улы Борис һәм Лукоян кызы Ольга Зөбәрҗәт туйлары белән котлау тантанасы булып узды. Борис һәм Ольга 1964 елның 2 февралендә Югары Ослан районының Соболевский авылында гаилә берлеген теркәделәр. Мартемьяновлар 3 матур кыз тәрбияләп үстергәннәр, оныклары үсеп җитүгә шаһитлары булдылар, ә хәзер каникулларга бабасы белән балык тотарга, гөмбә җыярга кайткан оныкчыкларының уңышларына сөенәләр.
Бала туу - ул һәрвакыт бәхет, ә игезәкләр туу – икеләтә бәхет. 4 февраль көнендә Буа районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә быелгы беренче пар игезәкләрне теркәделәр. Ефремов гаиләсендә туган балаларга Ярослав һәм Святослав дип исем куштылар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле әнигә туу турында таныклык тапшырдылар, балалар тәрбияләүдә уңышлар һәм сабырлык, ә нәниләргә ныклы сәламәтлек һәм бәхетле тормыш теләделәр.
2019 нчы елның 4 нче февралендә Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә бу елның беренче игезәкләрен теркәделәр. Ранис һәм Диана Мөхәмәтҗановлар гаиләсендә беренче, икенче сабыйлары: уллары дөньяга аваз салды. Бәхетле әти-әни улларына Рамин һәм Радмир дип исем кушты. Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Алсу Шайхутдинова яшь гаиләне котлап гаилә бәхете, иминлек, тигезлек, ә сабыйларга сәламәтлек, бәхетле киләчәк теләде.
2019 елның 4 февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 8-нче мәктәпнең һәм 14-нче номерлы лицейның өлкән сыйныф укучылары өчен «Гаилә нигезләре» электив курсның чираттагы дәресе узды.
2019 елның гыйнвар аенда Мамадыш ГХАТ булегендә 25 туу очрагы теркәлгән: елның 1нче ае районыбызга 14 малай һәм 11 кыз бүләк итте. Туган сабыйларның җидесе – гаиләдә көтеп алынган беренче балалар булса, сигезе – икенче, җидесе – өченче, 3 бала – дүртенче һәм күбрәк булып аваз салган. Иң яшь әнигә 18, ә иң яшь әтигә 25 тулган. Иң өлкән әнигә 38, иң өлкән әтигә – 51 яшь.
2019 нчы елның 1 нче февралендә Югары Ослан муниципаль районының Куралово авыл җирлегендә 50 ел бергә гомер иткән Кузнецовлар гаиләсе Дмитрий улы Геннадий һәм Григорий кызы Таисия алтын туйларын билгеләп үттеләр. Алтын туй-бу күрсәткеч һәм ир белән хатынның 50 ел гомерен гаилә мөнәсәбәтләре төзү буенча җиңел булмаган хезмәте нәтиҗәсе! Кузнецовлар лаеклы хезмәт юлын үттеләр. Алар үз балаларына хезмәткә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт, максатка ирешүдә максатка омтылучанлык һәм үҗәтлек тәрбияли алган ата-аналар үрнәгендә лаеклы белем алган өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бу гаиләдә һәрвакыт ата-аналар һәм балалар арасында үзара аңлашу, ярдәмчеллек һәм ихтирамлы мөнәсәбәт. Кузнецовлар гаиләсе авыл халкы арасында хөрмәткә лаек, һәм хаклы рәвештә яшь гаиләләргә үрнәк булып тора.
2019 елның 2 февралендә район башлыгы Марат Гафаров тыл хезмәтчәне, хезмәт ветеранын котлады. Олы Чынлы авылында гомер итүче Фәтхуллова Равза Кашаф кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әби-бабайларын котларга балалары, оныклары һәм туганнары да килгән иде.
Марат Гафаров юбилярга Россия Федерациясе Президенты исеменнән котлау хатын һәм шәхсән үз исеменнән бүләк тапшырды. Чәй өстәле артында иркен аралашканда Равза Кашафовна үзенең хатирәләре белән уртаклашты.
2019 елның 2 февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Юнона «Булачак гаилә мәктәбе» проекты кысаларында чираттагы дәрес узды.