Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

       2019 нчы елның 4 нче февралендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 55 ел инде кулга кул тотынып бергә атлап, бергә матур мөнәсәбәтләр корып гомер итүче Мартемьянов гаиләсе Михаил улы Борис һәм Лукоян кызы Ольга  Зөбәрҗәт туйлары белән котлау тантанасы булып узды.   Борис  һәм Ольга 1964 елның 2 февралендә Югары Ослан районының Соболевский авылында гаилә берлеген теркәделәр.   Мартемьяновлар 3 матур кыз тәрбияләп үстергәннәр, оныклары үсеп җитүгә шаһитлары булдылар, ә хәзер каникулларга бабасы белән балык тотарга, гөмбә җыярга кайткан оныкчыкларының уңышларына сөенәләр.

        Уртак тормышларының 55 еллыгы уңаеннан Мартемьяновларның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, анда алар үз имзаларын куйдылар.  Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Наталья Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Югары Ослан муниципаль районы Соболевское авыл җирлеге башлыгы Ольга Майорова юбилярларга бик күп җылы сүзләр әйтеп бүләкләрен тапшырды. Бу котлауга балалары, туганнары һәм якыннары да кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International