ЗАГС бүлеге белгечләре Тәтеш муниөипаль районында уздырылган чаңгы ярышында катнаштылар.Һава торышының салкынрак булуы да чаңгыда ярышу теләген һәм кәефен төшермәде. Һәр катнашучы әлеге чарадан үзенә күтәренке күңел һәм яхшы кәеф алды.
Бу чабышта олысыннан кечесенә кадәр чаңгычылар катнашты. Финишка килүчеләрнең елмаюлы, шатлыклы йөзләре ярышта катнашучылар өчен иң зур бүләк булды. ЗАГС хезмәткәрләре шулай ук “Лыжня России 2014»тә катнаштылар.
Бәйрәм киләчәк Изге Вәли көненә багышланган иде.
Шушы бәйрәм күнелсез бер вакыйга белән бәйле булуына карамастан, аны зурлар да, кечеләр дә күптәннән инде бәйрәм итә. Рим императоры ир-атлар үзләрен дәүләткә күбрәк багышласыннар дип, өйләнергә ярамый дигән указ чыгара. Ләкин Вәли бер-берсен яраткан парларны яшрен генә язылыштырып, узе җәзага тартыла.
Бүген инде яраткан парлар бер-берсен котлап йөрәк формасындагы бүләкләр тапшыралар. “Казан” гаилә үзәгенең ак холында килгән кунакларга чәчәкләр һәм Изге Вәли бәйрәменә багышланган бүләкләр бирелде.
Даниловлар гаиләсендә, Сочида XXII кышкы Олимпия ярышлары ачылу тантанасы көнендә, бәхетле һәм шатлыклы вакыйга - өченче балалары, уллары Кирилл туды. Кирилл исеме - грек сузеннән – “хужа” дигәнне анлата. Кирилл - акыллы кеше булып уссен һәм уз исемен соклангыч эшләре белән матурласын!
Шуны әйтеп узырга кирәк, 2013 елда Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 1733 туу турында акт язылды, узган елга караганда 6% кубрәк.
2013 елда туган балаларга кушылган иң популяр ир-егетләр исемнәре: Артем, Дмитрий, Александр, Матвей, Әмир, Тимур, кызлар исемнәре: Виктория, Елизавета, Полина, Дарья, Мария, Әминә, Азалия, Самирә. Ә иң сирәк очрый торган исемнәрдән яшел үзәнлеләр балаларына Орландо, Лукас, Арман, Николь, Магдалина, Кьяра исемнәре кушканнар.
Гомер буе “Коммунар” колхозында эшләгән. Надежда Семекей кызы хөрмәткә лаеклы кеше. 2014 елның февралендә гражданнар җыелышында юбилярны тәбрикләделәр Нугуманов Рафиль Габдрафик улы, Әгерҗе районының Кулегаш авыл җирлеге башлыгы һәм ГХАТ булеге эшчеләре.
Конкурста җиңгән Салават һәм Рамазан Яхиннар, Эльмира һәм Эльвира Вәлиевалар, Эльвира һәм Эльмира Сафиуллиналар өчен 10 көн дәвамында тавыш бирделәр. Алар барысы да конкурсны бик ошатканнар, канәгать калганнар. "Әлеге конкурс туганнарның, дусларның бердәмлеген күрсәтте. Тавыш бирүдә хәтта күрше республикалар да катнаштылар", – ди игезәкләр. Җиңүчеләргә редакция һәм ГХАТ бүлеге исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Район хакимиятенең зур утырышлар залында 14 яше тулган яшь апаслыларга паспортлар бирү дәвам итә. 12 февральдә 25 яшүсмергә паспортлар тапшырылды, аларны район үзешчәннәре, әти-әниләре һәм хакимият вәкилләре сәламләде, гомергә бер генә була торган олы вакыйга белән котлады. Яңа, беренче паспорт ияләренең һәммәсенә район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары М.Р.Ногманов истәлекле бүләкләр тапшырды..