ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2023 ел
җомга

24 март көнне, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнар Шафикова Явлаштау урта мәктәбендә әти-әниләр җыелышында катнашты. Әти-әниләр һәм укытучылар бүлек тарафыннан башкарыла торган хезмәтләр, ЗАГС органнары тарихы белән таныштырылды.

Гаилә этикасы дәресләре, башка мәктәп фәннәре кебек үк, гадәттә парта арасында үзләштерелә. Ә бер көнне ул Кукмараның ГХАТ бүлегендә узды. Кукмара районы Пычак авылы мәктәбенең 7-11 нче сыйныф укучылары башта ГХАТ буенча экскурсия ясадылар, гражданлык хәле актлары язмаларын төп саклау урыны белән таныштылар. Аннары тантаналар залында түгәрәк өстәл артында гаилә тәрбиясенең мөһим мәсьәләләре турында фикер алыштылар.


23
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Мартның иң популяр туй көне “матур” дата – 23.03.23 булды. Бүген Түбән Кама шәһәрендә 16 яңа гаилә туды.

2023 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә бәхетле пар Мыльниковларның никахы теркәлде.

23 март көнне, ачык ишекләр көне кысаларында, Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты булегендә Тетәш аваыл хуҗалыгы техникум укучыларының(укутучасы Ф.Г.Сәгыйров) очрашы булып узды, анда ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М. Дианова аларны бүлек эшчәнлеге, гражданлык хәле актларын теркәү үзенчәлекләре, РФ Гаилә кодексы нормалары, никах теркәү буенча мәкаләләр үзенчәлекләре белән таныштырды.

Никахлашу көне һәр гаилә тормышында мөһим көн. Шуңа күрә кияү белән кәләш аның мәңгегә истә калуын телиләр. Төрле стильдәге гадәти булмаган туйлар идеяләре элеккечә актуаль булып кала.

Туй датасын сайлау бик мөһим вакыйга. Кияү белән кәләш сайлаган матур дата, аларның гомер буена истәлекле вакыйга булып исләрендә кала. 2023 елның 23 март аенда Әлмәт шәһәренең Никахлашу сараенда 12 пар үзләренең гаилә берлеген теркәделәр.

Күп кенә парлар үз шаһитлекләрендә истә калырлык датаны күрергә тели. Тантана өчен иң матур һәм иң кирәкле көннәр гадәттә янәшә торган яки чиратлашып торган кабатлана торган саннар вариантлары була. 23.03.2023 елның матур датасы да искәрмә түгел. Ул яшьләр арасында никахлашу өчен популяр була.

2023 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Балтач районы ГХАТ бүлегендә 4 пар никахларын теркәделәр. Кайбер яшьләр кабатлана торган саннар тормышка ашыра торган сихри уңышларга ышана, икенчеләре бу тантанага үзенчәлек бирә дип саный.

Һәркем бер тапкыр өйләнергә яки кияүгә чыгарга гомер буе хыяллана. Шуңа күрә туйны үзенчәлекле, матур итәргә тели. Хәтта дата да истә кала торган булырга тиеш. Шундый даталарның берсе – 23.03.2023. Бүген гаилә кору өчен 7 пар өйләнешкән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International