Лаеш районы Столбище авылы җирлегендә яшәүче Панкова Екатерина Васильевна үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул хезмәт ветераны, тыл хезмәткәре hәм күп кенә медалләр белән бүләкләнгән. Екаерина Васильевна бердәнбер кыз тәрбияләп үстерде. Аның 3 оныгы, 6 оныкчыгы,1 оныгының оныгы бар.
Бриллиант юбилярларны Трудолюбово авыл җирлеге башлыгы Канафин Радик Касыйм улы котлады.
Иван Иванович һәм Лидия Васильевна Сидровлар бөтен гомерләрен районга багышладылар: авыл хуҗалыгында һәм мәгарифтә. Уллары Александр һәм Юрий әти-әниләре белән горурлана алалар. Бүләкләрнең иге-чиге юк, әмма иң кадерле бүләк- балаларының һәм оныкларының мәхәббәте, авылдашларының аларга карата хөрмәте.
Шушы көннәрдә Мамадыш районы Шадчи авылында гомер итүче Маһиямал Вәлиуллина үзенең 100 яшен каршы алды. Юбилярны беренчеләрдән булып җирлек башлыгы Елизавета Капитова тәбрикләде.