Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә “ Саваплы эшләр атнасы” кысаларында “Георгиев тасмасы – Җиңү символы” акциясе дәвам итә. Бу көнне тантаналы рәвештә 5 парның никахлары теркәлде. Яңа туган гаиләләр Бөек Ватан сугышы ветераннарына җиңү алып килгән өчен хөрмәт йөзеннән Георгиев тасмасын тактылар.
23 апрель көнне Минзәлә шәһәре балалар иҗат йортында 12 яшь гражданга тантаналы рәвештә төп документы-паспорт тапшырылды. Паспортларны Бөек Ватан сугышы ветераннары Пудов Ф.Т., Тюкин М.С., Тихонов М.Я тапшырды.
2015 елның 23 апрелендә “Әгерҗе хәбәрләре” баш редакторы Зарипова Рамзия Сабир кызы Һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гусманова Лилия Саим кызы Бадрутдинов Ильдар Амир улын Һәм Альбина Марсель кызын бишенче балалары туу белән тәбрикләделәр. Гаилә башлыгы Вагон депосында эшли, яшь күп балалы әниләре хуҗа бикәсе. Хәзер бу гаиләдә дүрт малай һәм бер кыз.
Бәйрәмдә пенсия фонды җитәкчесе О.А.Попкова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе А.Р.Мирьякупова катнашты. Ольга Александровна ана капиталын тапшырып кына калмыйча, ана капиталын кайсы тармакларда кулланырга, сертификатны алу өчен кирәкле документлар турында сөйләде.Бәйрәмдә катнашучы әниләр ана капиталын законсыз куллану турында кисәтелделәр. Сертификатлар тапшырылгач, Яңа Чишмә ГХАТ бүлеге җитәкчесе Алия Рафгат кызы Мирьякупова әниләрне котлап,”Гаилә битләре” китапларын бүләк итте. Кичә ахырында әниләргә ана капиталын куллану буенча аерым консультацияләр бирелде.
Әтнә муниципаль районы Олы Мәңгәр авыл җирлегендә 23 апрель көнне Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел уңаеннан зур чара булып узды. Чарага хөрмәтле кунаклар – сугыш балалары чакырылды. Бу чарада авыл җирлеге, авыл хуҗалыгы, мәдәниять хезмәткәрләре катнашты.
“Язгы игелек атнасы – яхшылык кылу эстафетасы” дип исемләнгән ирекле акция кысаларында 2015 елның 23 апрелендә ТР Лениногорск шәһәренең ГХАТ бүлегендә 9 гаиләгә ана (гаилә) капиталы исемендәге дәүләт сертификаты тапшырылды, ә инде ике игезәк бала, Роберт белән Карина туган Хәеровлар гаиләсе 4000 нче номер астындагы сертификатны алу мөмкинлегенә ирештеләр. Тантанада Лениногорск муниципаль районы җитәкчесе урынбасары Друк Владимир Василий улы, Лениногорск районы һәм шәһәренең пенсия фонды идарәсе мөдире Шәйхетдинов Наил Гомәр улы, Лениногорск шәһәренең Кама банкы мөдире Захарова Ольга Александр кызы, “АвтоГрадБанк” банкының Әлмәт филиалы мөдире Сиярбаева Людмила Сергей кызы һәм Лениногорск шәһәренең ГХАТ бүлеге мөдире Миннигалямова Елена Яков кызы катнашты. Тантана барышында килгән гаиләләргә юллап күпсанлы котлау сүзләре әйтелде, истәлекле бүләкләр тапшырылды, музыкаль котлаулар белән бәйрәм бизәлде.
"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы - яхшы эшләр эстафетасы “ДОБРЫЙТАТАРСТАН" акциясе кысаларында, Теләче ГХАТ бүлеге Бөек Ватан сугышында Җиңү истәлеге символы буларак hәрбер кергән кешегә Георгиев тасмасын тапшыра. Аларга исәнлек-саулык тыныч гомер теләп кала.