Гаиләдә бала туу – иң сөенечле вакыйгаларның берсе

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Изге бала - ул чиксез ләззәт чыганагы: нарасые янында һәр ата-ана ял һәм куаныч таба. Бәби туу һәр ата-анага сүз белән аңлатып бетерә алмаган сөенечләр алып килә. Язгы мәрхәмәтлелек атнасы-яхшы эшләр эстафетасы #Добрый Татарстан акциясе кысаларында,  2015 елның 23 апрель көнендә Балтач ГХАТ (ЗАГС) бүлегендә  гаиләдә икенче, аннан соңгы балаларын тапкан әниләргә ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы булып узды.   ГХАТ бүлеге җитәкчесе  З.Р.Әхмәтханова  бәхетле ата-аналарга сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет теләде. Балтач районы Пенсия фонды идарәсе  җитәкчесе Г.Р.Нотфуллин матур теләкләрен юллап әниләргә сертификатларны тапшырды, аларның куллану тәртибен  аңлатты. Шушы балалар киләчәктә әти-әниләргә ныклы терәк булып, шәфкатьле, мәрхәмәтле булып, ил көннәребез өчен игелекле булып үссеннәр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International