Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә “Саваплы эшләр атнасы” акция кысаларында районның Совет аппараты җитәкчесе Шайхатаров Р.А., ГХАТ идарәсе җитәкчесе Амирова Г.Р., Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Якупова Ф.А., Кама коммерция банкының Әлмәт филиалы җитәкчесе Шайдуллина А.Ж. катнашында туу турында таныклыклар һәм ана капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы булып узды. Дүәләт тарафыннан ярдәм итү нияте белән бирелгән ана капиталы сертификатына 11 бәхетле гаилә ия булды. Шулай ук бәйрәмгә күптән түгел генә балалары туган 8 гаилә чакырылды. Яшь әти-әниләргә баланың беренче документы – туу турында таныклык һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.