“Язгы игелек атнасы – яхшылык кылу эстафетасы” дип исемләнгән ирекле акция кысаларында 2015 елның 23 апрелендә ТР Лениногорск шәһәренең ГХАТ бүлегендә 9 гаиләгә ана (гаилә) капиталы исемендәге дәүләт сертификаты тапшырылды, ә инде ике игезәк бала, Роберт белән Карина туган Хәеровлар гаиләсе 4000 нче номер астындагы сертификатны алу мөмкинлегенә ирештеләр. Тантанада Лениногорск муниципаль районы җитәкчесе урынбасары Друк Владимир Василий улы, Лениногорск районы һәм шәһәренең пенсия фонды идарәсе мөдире Шәйхетдинов Наил Гомәр улы, Лениногорск шәһәренең Кама банкы мөдире Захарова Ольга Александр кызы, “АвтоГрадБанк” банкының Әлмәт филиалы мөдире Сиярбаева Людмила Сергей кызы һәм Лениногорск шәһәренең ГХАТ бүлеге мөдире Миннигалямова Елена Яков кызы катнашты. Тантана барышында килгән гаиләләргә юллап күпсанлы котлау сүзләре әйтелде, истәлекле бүләкләр тапшырылды, музыкаль котлаулар белән бәйрәм бизәлде.